Чаллыда студентны мошенниклар алдады
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда студентны мошенниклар алдады

Җинаять эше кузгатылды.

Чаллыда студент арендага фатир алмакчы булган. 21 яшьлек кыз социаль челтәрләрдәге игъланнар сайтында җиһазлы  фатир тапкан. Телефон аша сөйләшкәннән соң аңа бу фатир ошый һәм хуҗага 36 мең сум залог күчерә.
Ачкыч сорарга шалтыраткач фатир хуҗасы телефонын алмый. Кыз үзенең мошенникларга эләгүен аңлагач полициягә мөрәҗәгать итә. Җинаять эше кузгатыла. 


сак булыгыз: мошенниклар

Нет комментариев