Алар Мәләкәс арьягында.
«Автомобиль юллары» муниципаль предприятиесенең төзелеш-эксплуатация хезмәте бригадасы Мәләкәс арьягының «Кызыл Чаллы» тукталышында яңа павильоннар урнаштыра башлады. Казан проспекты ягына таба урнашкан, стандарттан зуррак мәйданчыкта ике тукталыш павильоны урнаштырылачак. Яр Чаллы проспекты юнәлешендә бер павильон булачак. Элегрәк ике тукталышта да яңа нигез салып, яңа асфальт җәйгәннәр иде.
Нет комментариев