Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хаҗга барырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башладылар

Узган еллардан аермалы буларак, быел Россия мөселманнары иске төрдәге 5 еллык паспорт белән дә юлга кузгала ала.

«ДУМ РТ Хаҗ» рәсми  операторының Чаллы мөхтәсибәтендәге вәкиллеге изге җирләргә сәяхәт кылырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башлады. Быел Мәккә һәм Мәдинәдәге гыйбадәтләр якынча 8 июньнән алып 20 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Хаҗ калу өчен 4 программа булдырылган. Алар 360 мең сумнан башлап (бу бәя Рамазан ае ахырына кадәр) 962 000 сумга кадәр. Бәяләр кунакханәнең дәрәҗәсенә, Хәрам мәчетенә ераклыгына, сәфәрнең озынлыгына, маршрутның төренә (самолет белән яки самолет+автобус), туклануга, юлламага корбанның һәм башка хезмәтләрнең кертелүенә карап билгеләнә. 

Нинди бәядән булуга карамастан, барлык юлламалар да: юл һәм трансфер чыгымнарын, Мәккә һәм Мәдинәдә яшәүне, Гарәфә һәм Минада тору һәм туклануны, медицина хезмәтен, шәригать белемле имамның озатып йөрүен, зәм-зәм суын һәм хаҗи комплектын үз эченә ала. Хаҗи комплектына кирәкле әдәбият һәм букча керә.

“Узган еллардан аермалы буларак, быел Россия мөселманнары иске төрдәге 5 еллык паспорт белән дә сәяхәт итә ала. Урыннар саны чикле, изге гыйбадәтне кылырга теләүчеләргә ашыгырга кирәк. Чаллыдан хаҗ сәфәренә китәргә теләүчеләр шактый”, - дип белдерде безгә «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми  операторының Чаллы мөхтәсибәтендәге вәкиле Фәүисә Нуртдинова. 

Белгеч сүзләренә караганда, мөселманнарның беренче төркеме юлга июнь аенда Казан-Дубай-Джидда маршруты буенча кузгалачак. Хаҗга гариза бирү яки урынны алып калу өчен 8-917-933-37-05 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Моңа кадәр без 2023 елга дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр хакында да язган идек.

 

Телеграм -» ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай