Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының сукырлар җәмгыятендә янгын чыгарга мөмкин

Бина 30 ел буе капиталь ремонт күрмәгән.

“Электр чыбыклары һәм җиһазлар таушалган хәлдә. Кайчан да булса бәхетсезлек - янгын чыгарга мөмкин. Әлеге проблема тизрәк хәл итәргә иде", - дип социаль челтәрләрдә Чаллының сукырлар җәмгыяте мөрәҗәгать белән чыкты. Алар 30/12 йортында урнашкан 20 кв. метрлы мәйданда өлешчә ремонт уздырырга, электр чыбыкларын яңартырга сорый. Чаллыда сукырлар җәмгыяте оешуына 30 ел. Шул вакытта бирле  җәмгыять офисы бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән. 

“Сукырлар җәмгыяте коммерция оешмасы түгел. Аның керемнәре юк. Шуңа күрә без акчалата ярдәм сорарга мәҗбүр. Бушлай, ташламалы рәвештә хезмәт күрсәтергә теләүчеләр булса да яхшы булыр иде", - ди сукырлар җәмгыяте җитәкчелеге. 

Сукырлар җәмгыятенә 600ләп шәһәрдәш йөри. Алар белән һәрдаим тернәкләнү эшләре алып барыла, төрле чаралар уздырыла.

Фото Россиякүләм сукырлар җәмгыятенең Чаллыдагы бүлегенең социаль төркменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев