Гадәттән тыш хәл кичә Габдулла Тукай исемендәге яр буенда урнашкан «Дельфин» бассейнында булган.
Чаллыдагы бер бассейнда кислород коктейльләре әзерли торган аппаратка бармакларын тыккан 8 яшьлек малайны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Кичә 19.20 сәгатьтә 112 бердәм номерына Габдулла Тукай исемендәге яр буенда урнашкан «Дельфин» бассейнында 8 яшьлек малайның кислород аппаратында кулы кысылып калуы хакында хәбәр килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Чакыру буенча килгән 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре малайның бармакларын коктейльләр әзерли торган аппараттан чыгарган, шуннан соң әнисе баланы травматология пунктына алып киткән.
Нет комментариев