Чаллыда чит ил машинасы аварияга эләккән. Шофер комада
54 яшьлек ир-атны ашыгыч ярдәм белән алып китәләр.
Тукай районы буенча эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев хәбәр иткәнчә, чит ил машинасы руле артында 54 яшьлек ир утырган. Chevrolet хуҗасы каршы як полосага чыгып, машинаны кюветка аударган. Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче ябык баш мие травмасы, сыну һәм имгәнү ала.
Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм алып киттеләр, ул 1 дәрәҗә команда.
Автомобиль хуҗасын күп бозучы дип атап булмый: ике ел эчендә машина йөртүчедә өч юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы бар, барлык штрафлар да түләнгән.
Чыганак Вести Камаза
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев