Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда татар теленнән белемнәрне тикшерү буенча акция узачак

Бөтендөнья татар конгрессы 2016 елдан алып “Татарча диктант” акциясен уздыра.

Узган ел акциядә Россиянең 20 төбәгеннән һәм 10 чит илдән ике меңнән артык кеше катнашты. Акциянең максаты - татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.

Проектның оештыручылары һәм партнерлары: Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге. Элемтә өчен мәгълүмат: tatarchadiktant@gmail.com, 8(843) 236-49-66.

Акцияне үткәрү 27 октябрь көнне 13.00 сәгатькә планлаштырылган. “Татарча диктант” акциясе Яр Чаллы шәһәрендә 3 пунктта үтә: 

4 мәктәптә, адресы ЗЯБ, Һ.Такташ урамы, 35 (18/13), тел. 46-

М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә, адресы Ак.Королев урамы, 20 (32/20), тел. 34-70-72, gim2_chelny@mail.ru;

 “Эврика” шәһәр мәдәният үзәгендә, адресы Чулман, 6, тел. 36-75-26, evrika.gkc.

Акциядә катнашырга теләүчеләр әлеге электрон адрес буенча tatarchadiktant@gmail.com теркәлү узарга тиеш. Тулырак мәгълүматны 30-57-35 и 30-56-61 телефон номерлары аша алырга мөмкин. 

 

http://nabchelny.ru/news/34097

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев