Чаллының йорт җиһазлары цехында янгын чыккан
Яр Чаллыдагы мебель цехында янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәтендә.Инцидент Профиль урамында урнашкан 26а номерлы бинада була. Бүген иртән янгын элемтәсенең үзәк пунктына Профиль урамында урнашкан 26а номерлы бинада ут чыгуы турында хәбәр килә. Мөрәҗәгать итүче җиткергәнчә, корпуслы мебель җитештерү бинасының...
Яр Чаллыдагы мебель цехында янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәтендә.Инцидент Профиль урамында урнашкан 26а номерлы бинада була.
Бүген иртән янгын элемтәсенең үзәк пунктына Профиль урамында урнашкан 26а номерлы бинада ут чыгуы турында хәбәр килә. Мөрәҗәгать итүче җиткергәнчә, корпуслы мебель җитештерү бинасының берсеннән төтен чыга.
Ут чыккан урынга килгән 89нчы номерлы бүлек янгын сүндерүчеләре кирпеч бина эчендә ДВП битләре янганын ачыклый. Керү капкасы бикле булмый. Җиде минуттан алар тулысынча янгынны туктату турында хәбәр итә.
Янгын сәбәпле 50 квадрат метр мәйданда ДВП битләре көлгә әйләнә. Шаһитларны сораштыргач, биналарның буш булуы ачыкланган.
Электр җиһазын дөрес монтажламау янгынның сәбәбе була ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев