Cиреналарны тикшерәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Cиреналарны тикшерәчәкләр

Кайчан?

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, 9 октябрьдә 10:40 сәгатьтә сиреналарны – республика, ә 10:44 сәгатьтә муниципаль дәрәҗәдә кабызу планлаштырыла. Моннан тыш, 10:43 сәгатьтә хәбәрне трансляцияләү өчен теле- һәм радиоканаллар җәлеп ителәчәк.
Әгәр билгеләнгән вакытта сирена яңгырамаса, кая да булса хәбәр итәргә кирәкми. Бу республикада хәбәр итү системасының 1980 елларда ук булдырылуы, аннан соң яңа торак кварталлары төзелүе белән бәйле. Проблемалы зоналар белгечләргә инде билгеле.
 


сирена

Нет комментариев