Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чит кешегә ышанмагыз

Кызы кайтса, әнисе үлеп ята, өйнең асты-өскә килгән.

Бакчадан ике кулына авыр сумкалар күтәреп кайтучы бер әбигә яшь кеше ярдәмен тәкъдим иткән. «Әйдәгез, сумкаларыгызны илтешәм», – дигән ул. Әби сөйләшә-сөйләшә кайтып җиткәннәрен дә сизми калган. Ир кеше әбинең ышанычын яулаган, тегесе аны чәй эчәргә чакырган. Чәй эчкәндә тормыш хәлләре турында сөйләшкәннәр. Әби балаларының икенче шәһәрдә яшәвен сөйләгән... Бер миллион сум акчасы барлыгын да ычкындырган. 

Теге кеше әбинең башына суккан да, фатирның астын-өскә китереп, җыйган акчасын алып качкан. Казанда яшәүче кызы әнисе телефонын алмагач, эштән соң Чаллыга кайткан. Кайтса, әнисе үлеп ята, өйнең асты-өскә килгән. Әнисенең запас акчасыннан җилләр искән.

Бу хәлне «51нче бистә» тукталышында бер бабай сөйләде. Тукталыштагы ханымнар: «Хәзер һәр подъездда видеокамера, каракны тапканнардыр инде», – диештеләр. Бабай: «Әле тапкан хәбәрләре ишетелмәде. Сез, әбиләр, чит кешеләргә ышанасыз. Авыр сумкалар күтәреп йөрмәгез, кирәк җирегезгә ике тапкыр барыгыз лучше. Үзегез дә исән-сау булырсыз, акчагыз да югалмас», – дип киңәш бирде. 

Николай Туганов фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев