Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дальнобойщик-җырчы филармония сәхнәсендә - ВИДЕО

Газетабыз герое, дальнобойщик-җырчы Равил Гәрәев кичә кабат Казан тамашачысының мәхәббәтен яулады.

Рәшит Ваһапов фонды оештырган «Халык җәүһәрләре» концертында ул башкарган җырларны тамашачы көчле алкышларга күмде. «Шундый ихлас, чын халык талантлары концерты оештырган өчен фонд җитәкчесе Рифат Фәттаховка рәхмәт», – ди укучыбыз Галия Сафина. 

Равил Гәрәев йөк машинасында ерак юлларга йөри. Командировкалардан кайткан арада шәһәребезнең данлыклы мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева оештырган чараларны үзенең чыгышлары белән бизи. Аны Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров үзенең концертларында да катнаштырган иде. Татарстанның «алтын» тавышы Равил абыйның талантына югары бәя бирде.  

Равил Гәрәев турында материалларны моннан кереп укый аласыз. 

1. Танылган дальнобойщик–җырчы: “Миңа сәхнә кирәкми дә”

2. Танылган дальнобойщик–җырчы "Шәһри Чаллы" коллективы турында: "Бик көчле кешеләр эшли монда!"

3. Чаллы шоферы – филармония сәхнәсендә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев