Депутатлар нефть табудан кергән акчаларның бер өлешен халык арасында бүләргә тәкъдим итә
КПРФ партиясе депутатлары шундый закон проекты әзерләгән. Проект авторлары беренче елда файдалы казылмалар табудан кергән бюджет табышының 20 процентын тигез итеп бүлүне күздә тота. Алдагы елларда исә аның күләмен 2шәр процентка арттырып барырга тәкъдим итәләр. Закон проекты кабул ителә калса, бу акчага, ким дигәндә, тугыз ай эшләгән яки мәшгульлек үзәгендә...
КПРФ партиясе депутатлары шундый закон проекты әзерләгән.
Проект авторлары беренче елда файдалы казылмалар табудан кергән бюджет табышының 20 процентын тигез итеп бүлүне күздә тота. Алдагы елларда исә аның күләмен 2шәр процентка арттырып барырга тәкъдим итәләр. Закон проекты кабул ителә калса, бу акчага, ким дигәндә, тугыз ай эшләгән яки мәшгульлек үзәгендә исәптә торган кешеләр өмет итә ала. Бу яңалык, ким дигәндә, биш елллык хезмәт стажы булган пенсионерларга да кагыла. Бу төркемгә керүчеләрнең һәркайсына 10 мең сум акча бүләргә тәкъдим итәләр. Россия хөкүмәте исә әлеге проектны хупламаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев