Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Динә Латыйпова: «Эльмира Сөләйманованың әнисе дә килде, җаныкаем...»

Чаллыда Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова истәлегенә багышланган җанлы концерт үтте.

Чараны Татарстанның атказанган артисты, мәрхүмә җырчының иҗатташ дусты Динә Латыйпова алып барды. Хәйрия концертында Эльмира Сөләйманованың дуслары-коллегалары, шул исәптән Әлфинә Әзһәмова, Раяз Фасыйхов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Дилә Нигъмәтуллина, Илназ Баһ, Фәридә Ибраһимова, Ләйсән Гыймаева, Рамил Галимҗанов, Илмира Нәгыймова һәм башкалар чыгыш ясады.

«Эльмира сеңлем кебек иде. Ул татар эстрадасында чыгыш ясый башлаганда, без инде ул вакытта тулы куәткә җырлап йөри идек. Аннары аның белән төрле солянка концертларында очрашырга туры килде. Бары тик уңай яктан гына беләм. Әнисе аңа бик күркәм тәрбия биргән, Эльмирабыз шулкадәр кешелекле, игътибарлы иде. Башкалар өчен җанын бирергә әзер иде. Хәтерлим әле, һәрвакыт концертлар вакытында: «Динә апа, кайнар чәй эчтегезме? Әйдәгез ясап алып киләм. Утыра торыгыз», - дип кайгыртып тора иде. Зурларга карата хөрмәте зур иде аның. Бервакыт шулай Мәскәүгә «Татар җыры» фестиваленә барабыз, мин йоклап киткәнмен. Шунда өстемә җылы әйбер килеп япканнарын сиздем. Тәннәремә рәхәт булып китте. Күзләремне ачып карасам, Эльмира басып тора: «Динә апа, өшемәгез. Йоклагыз әле. Безгә барасы да барасы», - диде. Ул өстемә җылы киемен япкан булып чыкты. Бер мизгел, әмма ул йөрәгемдә мәңгегә уелып калды. Мондыйларны санап китсәң, алар бик күп иде шул...» – дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Динә Латыйпова. 

Сүз уңаеннан, Эльмира Сөләйманова истәлегенә багышланган концертны уздыру инициативасы белән Динә ханым чыккан булган. 

«Без гастрольләрдә, солянкаларда артистлар белән шулай очраша идек тә, гел Эльмирабызны искә ала идек. Мин бөтен кешене шулай җыеп, Коръән укытып алырга мәллә дип уйлап йөри башладым. Аннары ничектер бу фикерне «Барс Медиа» компаниясенә әйттем. Идеяне хуплап чыктылар, уртак фикер белән концерт оештырырга кирәк дип уйладык. Беренче концертны Эльмирабызның туган шәһәре – Чаллыда уздырырга карар кылдык. Яшермим, авыр, бик авыр. Репетиция вакытында да күп кенә артистлар яшьләрен тыеп тора алмадылар. Әле шуңа игътибар иттем: бүген яңгыр яуды. Әйтерсең лә, безнең хисләребезне яңгыр аша Эльмирабызга җиткерде.

Бүгенге кичәгә Эльмирабызның әнисе Фидания ханым да килеп китте. «Концертта утыра алмам, әмма сезне күрмичә булдыра алмадым», - диде ул. Җаныкаем бәлешләр пешереп алып килгән, безне шулай хөрмәтләп сыйлап алды. Аллаһының мең рәхмәтләре яусын аңа! Күркәм сабырлыклар насыйп итсен! – диде Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова.   

Концертта алар Рафаэль Латыйпов белән бергә Эльмира Сөләйманова репертуарындагы иң популяр җырларның берсе – «Балан ачы шул, балам» җырын башкардылар. Алар күңелләреннән еласа, бөтен зал күз яшьләрен тыеп тора алмады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

7

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев