Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эльмира Сөләйманованың әтисе: «Кызым белән сөйләшми яшәдек»

Җырчы Эльмира Сөләйманованы моргтан алып чыктылар. Монда җырчының туганнары, иҗатташ дуслары һәм яраткан тамашачысы килгән иде. Озак вакыт аралашмый яшәгән әтисе «Шәһри Чаллы» хәбәрчесенә үз хәтирәләрен сөйләде.

Эльмира Сөләйманова  белән саубуллашырга Кукмарадан әтисе дә килгән. Наил Сөләйманов кызына 7 яшь булганда гаиләдән китүен, балалары белән аралаша алмавын сөйләде.

"Мин өйдән киткәндә Эльмира беренче сыйныфта укый иде. Ул әле миңа бик нык үпкәләгән дә иде, чөнки энесен (улымны) роддомнан алып чыгарга кайтмадым. Милиция курсларында укый идем, кайтармадылар. Аннары тормыш иптәшем белән аралар бозылды. Аларны калдырып флотка хезмәт итәргә киттем. 5 ел диңгездә йөрдем.

Кайтыр җирем юк иде инде, пропискадан төшеп киткән идем. Фатирны Чаллыда заводтан эшләп алган идем. Яхшы эшләгән өчен 3 бүлмәле фатирдан 2 бүлмә итеп бирделәр. Әниләре өченче бүлмәсен дә алып, фатир тулаем аларга калды.

Флоттан кайтып төрле җирдә хезмәт куйдым, югалмадым. Икенче тапкыр өйләндем, балаларыбыз булмады. Балаларым Эльмира һәм Марат белән аралашмадык, чөнки алар уйлавынча мин иң начар кеше идем. Эльмираны гармунда уйнап җырлатканым әле дә хәтердә. Кечкенәдән моңлы итеп җырлый иде,- дип уртаклашты әти кеше.

Эльмира Сөләймановның ире Дмитрий беркем белән дә сөйләшмәде. Бары Эльмираның җеназасын алып чыккач, аңа карап нидер пышылдады. Күзләрендә сагыш, яшь бөртекләре...

Эльмира Сөләйманованың 9 сыйныфта укучы кызы һәм 2 сыйныфта укучы улы калды. Җырчыга 5 февральда 41 яшь тулган булыр иде.

Җырчының иҗатташ дусты Илмира Нәгыймова хәбәр итүенчә, мәрхүмәне фатирларына 28/17 адресы буенча алып кайталар. 


Эльмира Сөләйманова белән соңгы саубуллашу  иртәгә 17 нче декабрь иртәнге сәгать 10да  Тукай районы Кече Шилнә авылымәчете каршында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

36

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев