Яңалыклар тасмасы

Галимнәр йөрәк эшен яхшыртуның гади ысулын атады

Йога дәресләре йөрәк-кан тамырлары системасының эшен яхшыртырга сәләтле булып чыкты.

Йоганың даими дәресләре артериаль кан басымын киметергә һәм йөрәк-кан тамырлары системасының эшен яхшыртырга сәләтле булып чыкты. Бу хакта РИА Новости Америка кардиология ассоциациясенә сылтама белән хәбәр итә.

Хроник стресс йөрәк һәм кан тамырлары авыруларының үсешенә китерә, ә йога күнегүләре психологик йөкләнешнең тискәре йогынтысын җитди рәвештә киметергә ярдәм итә, дип билгеләп үтте АКШның Эмори университеты хезмәткәре доктор Пудж Мехт.

Экспериментлар нәтиҗәләре йога белән шөгыльләнүнең файдалы нәтиҗәсен раслый. 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/16/184600/

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев