Чаллыда газоннарга машина куючыларга 12,5 млн сум штраф салынды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда газоннарга машина куючыларга 12,5 млн сум штраф салынды

«Дозор» автомат рәвештә теркәү комплексы 9 айда Чаллыда газоннрага транспорт куйган 3,9 хокук бозуны теркәде.

Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә административ комиссия рәисе урынбасары, бүлек башлыгы Айзирә Хәмзина хәбәр итте. Хокук бозучыларга 12,5 млн сум штраф түләтү турында беркетмә төзелгән. 5 млн 843 мең сум штраф түләтелгән инде. Мондый хокук бозган физик затларга – 2 мең, юридик затларга 50 мең сум штраф каралган. 

«Страж» системасы коела торган йөк ташуны контрольдә тота. Нәтиҗәдә 283 юридик һәм 170 физик зат җаваплылыкка тартылган. Гражданнарга штраф күләме – 5 мең, юридик затларга 50 мең сум тәшкил итә. Профилактика эшләре нәтиҗәсендә юридик затлар тарафыннан мондый хокук бозулар 41 процентка кимегән.

«Аппарт комплексларын тагын алачакбыз, шәһәрдә гомуми кагыйдәләрне бозучыларны киләчәктә дә җаваплылыкка тартачакбыз», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев. Моннан тыш, фотовидео теркәү камерасы ярдәмендә чүп-чарны тиешсез урынга ташлаган  36 хокук бозучы административ җәзага тартылган. Мондый кагыйдә бозучы гражданнар 2,5 00 – 3,500, юридик затлар 200 000 -500 000 сум  штраф түли. 

Административ комиссия эшчәнлеге буенча хокук бозучыларга карата гомуми штраф күләме 35,4 млн сум тәшкил итә. Шәһәр бюджетына 17,5 млн сум акча кергән инде. Штрафны 60 көн эчендә түләмәгәннәр аны 2ләтә арттырып түләячәк. 84 материал судка җибәрелгән инде. Чаллы мэры Наил Мәһдиев административ кагыйдәләрне бозучыларны җәзага тартырга кирәклеген искәртте. 
 


административ хокук бозу

Нет комментариев