Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Гөлнара Рәшитова: «Элвин Грей җырламасын димим, авторларын дөрес әйтеп җырласын»

Популяр «Туган як» җыр тарихы.

«Туган як» – җырчы Вәсилә Фәттахованы Татар дөньясына таныткан хит. Җырчы яшьли вафат булса да, ул башкарган «Туган як» мәдәни-спорт  чараларында яңгырый. Аны хоккей матчларында яңгыратлар.  Шунысы игътибарга лаек, бу җырны яшьләр дә, балалар да ярата. «Татар җыры – 25» бәйгесндә әлеге җырның авторы Гөлнара Рәшитовага махсус бүләк бирелде. 

Әлеге җырны Элвин Грей дә яздырды. Тик җырны музыкаль мәйданнардан алырга куштылар. Нәтиҗәдә «Туган як» хит җыры җырчы Элвин Грей һәм «Барс Медиа» ширкәте арасында бәхәс тә тудырган иде. Журналист Алинә Айдарова Гөлнара Рәшитовадан җырның тарихы турында сорашкан.

– «Туган як» җырын 1990 еллар азагында яздым. Миңа ул вакытта 19 яшь чамасы гына иде. Әмма җыр язылгач озак еллар җырланмый ятты, чөнки, беренчедән, бу темага җырларга алынасылары килмәде. Ә икенчедән инде, аның аранжировкасы ул замандагы аранжировкалардан аерылып тора иде. 2003 елда гына Вәсилә Фәттахова бу җырны башкарырга булды.

– Җыр сүзләре Урал Рәшитовка ничек эләкте?
– Стәрлетамак шәһәренең культура-агарту училищесын тәмамлап, Раевкага (Башкортостан Республикасы Әлшәй районындагы бер бистә) кайттым. Минем шигырьләремә хәзер инде бик тә популяр композиторлар Альфред Якшимбетов, Фәрвәз Кильдигулов көйләр яза иде. Соңыннан Урал Рәшитов та язып карарга булды.

– Җыр тиз арада популяр булып киткәндер, әйеме?
– Ул вакытта интернет та, телефоннар да юк бит. Вәсиләнең, Айдар Галимов төркемендә эшләп, шушы җырым белән бөтен Россия буенча гастрольләрдә йөрүен алар кире Башкортостанга әйләнеп кайткач кына белдем. Безнең җыр хит икән бит! Вәсилә белән нәкъ шунда танышкан идек. Аның, мине кочаклап алып, ихластан рәхмәт әйтүен әле дә хәтерлим.

– Элвин Грей да «Туган як»ны җырлый. Тик ул авторларны дөрес атамый?
– Ул көй һәм сүзләр авторы дип Урал Рәшитовны атый. Көе аныкы. Башка авторлар да минем белән килешер, шигырь бит бала кебек кадерле.

– Урал Рәшитов белән элемтәгә кергәнегез бармы?
– Аның белән аралашканым юк. Уралның бу адымын хыянәт кебек кабул итәм. Сөйләшү барыбер уңай нәтиҗә бирмәячәк. 

– Авторлык хокуклары кемдә соң?
– Бу җыр чыккач, Урал аны Уфадагы «Мастер» студиясенә сатты. Шул вакытта, җырларым күбәеп киткәч, мин дә дисклар чыгара башладым. Ярый да шушы елны «Барс Рекордс» белән берлектә «Туган як» җыры кергән җыентыкны чыгарганмын. Бу 2005 еллар. Шушы диск минем автор булуымны раслый. 

– Сез Радик Юльякшинның «Туган як»ны җырлавын теләмисезме?
– Җырламасын димим, авторларын дөрес әйтеп җырласын. Белүемчә, Радик башкаруындагы «Туган як» җыры барлык Интернет мәйданчыклардан алып куелган. Аның клибы да миңа бер дә ошамый. Шәрә кызлар төшкән клип мин язган шигырьне рәнҗетә. Радик авторлыгымны танып, мине хөрмәт итеп җырласын.

Фото Гөлнара Рәшитовадан

Туган як 
Гөлнара Рәшитова шигыре
Урал Рәшитов көе 
Туган якка юл тотамын, туган як, туган як,
Иң гүзәл газиз якка, туган як, туган як,
Җир җиләкләре пешкәнче, туган як, туган як,
Ашыгам каенлыкка, туган як, туган як.

Кушымта:
Талпына күңел, талпына, ашкына,
Ярсуына түз, түз генә.
Каенлыкта җиләк пешкән,
Тиз үрелеп өз генә.

Чәчәкләрнең ниндие юк, туган як, туган як,
Хуш исле, аллы-гөлле, туган як, туган як,
Бу якларга бер кайда да, туган як, туган як,
Һич тиңнәр булмас төсле, туган як, туган як,

Каенлыкта сайрый кошлар, сайрый, сайрый кошлар
Бертyктамый өздереп, өздереп, өздереп.
Озакламый кайтырмын мин, кайтырмын, кайтырмын,
Торып булмас, көттереп, көттереп, көттереп.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев