Гөлнара Тимерҗанова: «Чын күңелдән бәйрәм итәсем килә»
Җырчы быел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
"Бу атнада Чаллыда юбилей концертым уза. Афиша астына бер тамашачы язган, концертларга билетлар күптән ике мең ике мең ярым, нигә сезнеке болай очсыз, дигән. Очсыз булгач куркып кала кеше. Шуны әйтәсем килә, бу концерт минем өчен бик мөһим. Белгәнегезчә, быел минем юбилеем. Кеше килсен, бу көнне тамашачым минем белән булсын, дип шулай эшләдем. Күп елларга сузылган проблемаларым да быелдан чишелеш тапты бит. Чын күңелдән бәйрәм итәсем килә,"- ди җырчы.
Шулай да, 29 сентябрьдә тагын бер суд булган.
"Ирем бала капиталына алынган йортта яши, тик балага ни акчаны бирми, ни доля ясамый. Бу дөрес түгел. Шуңа болай гына калдыра алмыйм,"- ди ул.
Бәйрәм концерты "Энергетик" мәдәният сараенда бүген узачак. "Биредә күпкә уңайлы, - ди җырчы. - Залы да яхшы, аппаратура, экраннары да бар."
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев