Кәрибулла абый Гыйниятуллин 2027 елның I нче яртыеллыгына «Шәһри Чаллы»га язылды
Кәрибулла абый Гыйниятуллинны «Шәһри Чаллы» укучылары яхшы белә. Ул газетаның «ВКонтакте» һәм «Одноклассники»дагы сәхифәләрен даими күзәтеп бара, һәр иртә диярлек изге теләкләрен юллый, язмаларга комментарий калдырып, үз фикерен белдерә. Аның белән күптән якыннанрак танышасыбыз килсә дә, тыйнаклыгы аркасында очрашуны гел кичектереп килдек. Шушы көннәрдә Кәрибулла абыйның 2027 елның I нче яртыеллыгына «Шәһри Чаллы»га язылуын белгәч, янәдән үзенә шалтыраттык. Ниһаять, бу юлы ул редакциягә килергә ризалашты.
Шәһәрдәшебездән редакциябезгә килергә ничек тәвәккәлләвен сорадык. «Сүзегезне аяк астына салып таптыйсым килмәде. Бу – сезнең хезмәтегез бит, ә сез аны халык өчен башкарасыз», – диде ул. Кеше хезмәтенә хөрмәт белән карый белүе дә шушы сүзләреннән үк күренеп тора аның.
Кәрибулла Гыйниятуллинга 71 яшь. Тумышы белән Әлки районы Иске Салман авылыннан, 1979 елны гаиләсе белән Чаллыга килә. Озак еллар «КАМАЗ»ның Пресс-рама, Ремонт-инструментлар заводларында слесарь булып эшли, Себер якларында монтажчы, эретеп ябыштыручы булып хезмәт куя. Тормыш иптәше Гөлнәзия белән ул һәм кыз үстергәннәр (алар йөргән балалар бакчасы бинасында хәзер «Шәһри Чаллы» урнашкан). Бүгенге көндә 6 оныгы бар.
– Кызныкылар спортны ярата, җиңел акробатика буенча зур ярышларда җиңеп килде, алар миңа «әтика» дип эндәшә, ә малайныкылар – «дәү әти» диләр. Улым үз йорты белән яши. Аңа барып, бакчасында ярдәм итәм – җир дә казыйм, бәрәңгесен дә утыртышам, алмагачларын да карашам. Без бит авылдан чыккан, эшләп үскән буын, – ди ул елмаеп.
Кәрибулла абый улының балалары намазда булуын горурланып сөйләде. Үзенә олыгайгач, дин сабаклары авыр бирелүен дә яшермәде: «Чыбыкны яшь вакытта бөгеп калырга кирәк», – дигән фикердә ул.
Аның лаеклы ялга чыгып, эштән туктаганына нибары бер ел икән. Хәзер ашыкмыйча җәяү йөрергә дә, «Пятачок»ларга барырга да вакыты бар.
– Берсен дә калдырмыйм. Анда артистлар чыгышын карарга да яратам, аеруча Сәрия Нәбиуллинаны үз итәм, кушылып җырлыйм, биеп тә алгалыйм. Иң рәхәте – яшьлектәге таныш, дус-ишләр белән күрешәм, – ди шәһәрдәшебез.
Булачак бәйрәмнәр, яңалыклар турында «Шәһри Чаллы»ның социаль челтәрләреннән укый. Комментарийлар язуы турында сорыйм.
– Сорагач, җавап бирергә кирәк бит инде, ә бүтәннәр язмый. Шуңа күп кешегә үпкәлим. Үзләре карыйлар, тик бер сүз язмыйлар. Ник алай? Ошамаса да яз, аның өчен икеле куймыйлар бит.
Газетада исә Кәрибулла абыйның яраткан темалары – шәһәр яңалыклары, кеше язмышлары. Киләсе елда да «Шәһри Чаллы»ны укып барыр өчен ул редакциядән килеп алу шарты белән язылып та куйды.
Нет комментариев