Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Һәрвакыт кемнедер яклый идем

Актив подписчикларыбызның берсе - Энҗе Солтанова белән язмышы турында сөйләштек.

Энҗе Солтанова тумышы белән Зәй районы Кәдек авылыннан, телеграм-каналыбызда ул «Бу Мин» исеме астында яза. 1976 елда Чаллыга килеп, автомеханика техникумын тәмамлый. 20 еллап «КАМАЗ»да, 7 ел торак-коммуналь хуҗалыкта, аннары шәхси предприятиеләрдә хисапчы булып эшли. Һәр урында хезмәттәшләре аны гаделлек яклы булганы, үз фикерен әйтә белгәне өчен ярата. 

– Кечкенә чагында мине ачуланганда әбием: «Үз үлемең белән үлмәссең син», – дия иде. Чөнки һәрвакыт кемнедер яклый идем. Кеше рәнҗетүчегә карата кыю гына түгел, усал, хәтта явыз мин. Ә без татарлар, кызганычка каршы, бик басынкы, хәтта кайбер мәсьәләләрдә куркак. Шунысы да бар: башка милләт вәкилләре уңышка ирешсә, ул моңа түзә, ә менә янәшәсендәге татар күршесе күтәрелсә, моңа түзми, көнләшеп үлә.

«Шәһри Чаллы»да да минем иң яраткан, иң борчыган темам – милләт. Аннары кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында укырга яратам, телеграм-каналыгызда комментарийлар язам. Әйтергә кирәк, моны эш арасында гына эшләп булмый, фикерне тупларга, җөмләләреңнең бер-берсенә бәйләнеп баруы кирәк. Шуңа микән, аз язалар, халыкны хәтта пассив дияр идем. 

Даими укучыгыз буларак, тәкъдимнәрем дә бар: яраткан авторларым Туфан Миңнуллин, Фәнис Яруллинның акыллы фикерләрен биреп барсагыз иде, газетада «Кубрат хан» әсәрен укыйсы килә. Әле бит «Пятачок»ны күтәреп алуыгызны да әйтмәдем! Анда – минем чордашлар. Яшьлекләрен сагынып килгәннәр, дип уйлыйм алар турында.

Чын күңелдән, бернигә карамый биючеләр бар – аларга карап кына да ял итәсең. Шунысы гына борчый: хәзер артистларга игътибар күп, кешеләр икенче планга кала сыман. Мин гел биетер идем, түгәрәк уртасына үзешчәннәрне, халык арасыннан талантларны гына чыгарыр идем.

Ә гомумән алганда, мин «Шәһри Чаллы» яклы. Сез татар милләтенең бер кыйммәтле кыйпылчыгы, берүк югалмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев