Быелның беренче алты аенда Россиядә иң еш урлана торган машина маркасы булып Hyundai танылган. Иминиятләштерүчеләр арасында уздырылган сораштыру нәтиҗәсе әнә шул хакта сөйли.
Исемлектә икенче урынны - Kia алган, Toyota өченче булган. Алардан соң Mazda белән Lexus килә. Иң еш урланучы машиналар арасында BMW, Renault, Nissan, Mercedes-Benz белән Ford та бар. Угърылар барыннан да бигрәк Toyota Camry, Toyota Land Cruiser, Hyundai Solaris, Mazda CХ-5, Mazda 6, Kia Sportage, Kia Rio, BMW X1, Ford Focus, Ford Kuga, Renault Sandero, Lexus LX, УАЗ 3163 Patriot модельләренә кызыга икән.
Нет комментариев