Ир-ат балага: «Колготкиеңны салып бир - 1 мең сум бирәм»
Яңалыклар тасмасы

Ир-ат балага: «Колготкиеңны салып бир - 1 мең сум бирәм»

Чаллыда 25нче комплекста булган хәл.

Чаллыда 40 яшьләр тирәсе ир-ат кыз балага колготкиен салып бирергә сорый. Моның өчен ул 1 мең сум тәкъдим итә. Аларның аралашуы подъезд домофонына языла.

25нче комплекс подъездына кыз бала белдерүләр элә. Ир-ат аның янында туктап, подъездда басып торырга тәкъдим итә. Кыз игътибар итмәгәч, эше белән кызыксына башлый. «Бер белдерү ябыштыру 35 сум», – ди кыз. Ир-ат күбрәк түләргә теләк белдерә. Моның өчен носкиен салып бирергә сорый. Носки юк дигәч – колготкиен. Башта 500 сум, аннан 1 мең сум бирәм, ди. Кыз ризалашмый. «Нәрсә булган, колготкиеңны алам да китәм», – дип үгетли башлый. Кыз аңлагандай, тизрәк качу ягын карый. 

Рамазан аенда изгелек эшләргә теләгәнме бу ир-ат, әллә язның иртә килүе тәэсир иткәнме? Билгесез. Әлеге факт буенча без Эчке эшләр идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Җавап көтәбез. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев