Юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше һәлак булды
Фаҗига Мамадыш районында килеп чыкты.
Якынча мәгълүматлар буенча 13 июльдә 21 сәгать 30 минутта Мамадыш-Кукмара-Ишкеево трассасында «Лада Гранта» машинасын йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламый һәм прицеплы тракторга барып керә.
Алган җәрәхәтләрдән җиңел машина йөртүче һәм аның өч пассажиры һәлак була.
Авария урынында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, янгын күркынычсызлыгы хезмәткәрләре, полиция килә. Тикшерү эшләре башлана.
Тикшерү барышын Татарстан прокуратурасы үзенең контроленә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев