Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кардиохирург Ренат Акчурин вафат

Аңа 78 яшь иде.

Бүген Россиянең танылган кардиохирургы Ренат Акчурин вафат булды. Бу хакта Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге хәбәр итте. 

"Ул кан тамырлары һәм кардиохирургия үсешенә зур өлеш керткән данлыклы хирург иде. 

Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр һәм авырулар аның фикерен бәяләделәр, хөрмәт иттеләр", - диелә хәбәрдә.

Ренат Акчурин Россиядә һәм Европада коронар артериягә операцияләрдә югары нәтиҗәле микрохирургия техникасын  беренчеләрдән булып гамәлгә керткән. Нәтиҗәдә операция ясарга мөмкин булмаган кешеләргә медицина ярдәме күрсәтелде, өзлегүләр һәм үлем очракларын киметүгә ирешелде. 

Акчурин - Татарстан Фәннәр академиясенең Мактаулы академигы.

Ул 1996 елның ноябрендә Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның йөрәгенә операция ясады. 

Ул бик күп Дәүләт бүләкләренә ия булды. Россия  Президенты Владимир Путин аңа «Дуслык» Ордены тапшырган  иде.

Фото: РИА Новости/Александр Вильф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем Ренат Акчурин