Яңалыклар тасмасы

«Клевер» спорт комплексы ачылды

Киләсе елда комплексның икенче бинасын ачу планлаштырыла.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Клевер» спорт-сәламәтләндерү комплексында булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Объект муниципаль-шәхси партнерлык ярдәмендә төзелгән.

«Ике катлы спорт-ял комплексы 145 кешегә исәпләнгән зур тренажер залыннан, көч җиһазлары һәм көрәш белән шөгыльләнү өчен универсаль заллардан тора», — диелә хәбәрдә.

Республика җитәкчесенә бүген термаль комплекс урнашачак икенче бинада эшләр дәвам итүен хәбәр иттеләр. Аны 2021 елда ачу планлаштырыла. 


Нет комментариев