Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

М-7 трассасындагы коточкыч авариядә зыян күргән шофёрларның хәле ничек?

БСМП матбугат хезмәтеннән сораштык.

Чаллыга таба М-7 трассасында каты авария нәтиҗәсендә газель һәм фура машинасы шофёрлары төрле тән җәрәхәтләре алды. 

Исегезгә төшерәбез, юл-транспорт һәлакәте 25 сентябрьдә иртәнге якта булды. Газель машинасы ягулыгы бетеп юл читенә туктаган була. Артыннан килүче фура машинасы тизлеген киметә алмыйча, артына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә ике машинага да ут каба. Авария турында тулырак монда язылган. 

37 яшьлек газель хуҗасын төрле дәрәҗәдәге тән пешүләр белән БСМПның реанимация бүлегенә, фура машинасын йөртүчене - травматология бүлегенә салганнар иде. "Шәһри Чаллы" шәһәрнең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә зыян күрүчеләр хәле турында сорашты. 

"Реанимациягә эләккән машина йөртүчене пешү бүлегенә күчерергә җыеналар. Фура машинасын йөртүче травматология бүлегендә дәвалану уза", - дип сөйләде БСМПның матбугат үзәге җитәкчесе Айгөл Солтанова.   

Газель машинасында 36, 37 һәм 43 яшьлек пассажирлар да булган. Бәхеткә, алар зыян күрмәгән. 

ЮХИДИ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев