«Мәрхүм әбием дәвалады»
467
0
Берзаман карыйм, миңа таба салмак кына үтәкүренмәле сын болыт кебек йөзеп килә.
Мин сезгә үзем белән булган бер хәлне язарга булдым әле. Ул вакытта миңа 12 яшь иде. Кич белән велосипедта йөргәндә бер ташка бәрелеп егылдым. Икенче көнне бик каты аягым авырта башлады. Басып булмады. Мине хастаханәгә салдылар. Авырту икенче аягыма да күчте.
Табиблар авыртуны баса торган уколлар ясадылар. Анализлар алдылар. Уколның ярдәме бик булмады. 4 көн яттым шулай. Авырту басылмады. Бишенче көнне кичкә таба изелеп йокыга киттем. Аннары туңып уяндым. «Тәрәзәне ябарга онытканнар ахырысы», – дип уйладым. Палатада бөтенесе дә йоклый иде. Берзаман карыйм, миңа таба салмак кына үтәкүренмәле сын болыт кебек йөзеп килә. Якынайгач моның хатын-кыз икәнен абайлап алдым. Ул минем янда туктады да аякларымны уа башлады. Сизәм авыртмый башладылар.
Мин ул ападан нигәдер курыкмадым. Әллә кем икәнен аңлап җиткермәдем шунда. Аннан соң ул миңа таба иелде дә пышылдап: «Курыкма, мин сиңа начарлык эшләмим. Синең аякларын авыртмаячак. Әниеңә сәлам әйт», – диде.
Мин аны танып алдым. Ул минем карт әбием иде. Анын фотосы безнең өйдә эленеп торды. Аннан соң ул юкка чыкты. Мин янә йокыга киттем. Иртән уянгач аякларым чыннан да авыртмый иде. Әмма мин шуны аңламадым – чыннан да күрдемме мин аны яки ул төш кенә булдымы? Тагын ике көн ятканнан соң мине чыгардылар. Белмим, әллә уколның файдасы булды, әллә чыннан да карт әбием дәвалады инде?!
«Булмас димә, дөнья бу!» телеграм-каналыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев