Мәктәпкә керү бәясе — 100 сум!
Укучыларга яңа турникет аша акча түләп керергә туры килгән.
Салават шәһәрендәге мәктәп укучыларына үз мәктәпләренә акча түләп керергә туры килгән.
Уку йорты җитәкчелеге күптән түгел турникет куйдырган, ә электрон пропусклар өчен акчаны ата-аналарга түләргә кушкан. Һәр карта өчен әти-әниләрдән 100әр сум акча җыйганнар. Билгеле, законнарны яхшы белүче ата-аналар шундук социаль челтәрләргә зарларын яза башлаган.
Салават шәһәре мэры Фәрит Гыйльманов, мәктәп директорын чакыртып, акчаны ата-аналарга кире кайтарып бирүне таләп иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев