Мәктәптә дәресләр китапханәдә узачак
Уку процессы сайлау көннәрендә нинди форматта булачак?
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
"11 һәм 12 сентябрьдә мәктәпләр штат режимында эшләячәк. Бу көннәрдә дәресләр махсус расписание буенча үткәреләчәк: тарих, әдәбият, рус һәм туган телләр, Биология һәм география дәресләре китапханәләрдә һәм туган якны өйрәнү музейларында узачак. Тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура дәресләре саф һавада һәм спорт объектларында узачак", - дип аңлаттылар республика мәгариф һәм фән министрлыгында.
Исегезгә төшерәбез, 11-13 сентябрьдә ТРда республика Президентын сайлау, 28 нче Түбән Кама сайлау округы буенча Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар, 37 нче Алабуга сайлау округы буенча республика Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар, шулай ук җирле үзидарә вәкиллекле органнарына (җирле советларга, Казан шәһәре Думасына) депутатлар сайлау узачак. Төп көн якшәмбе булачак.
РФ мәгариф министрлыгында 11 һәм 12 сентябрьдә укуларны оештыру мәсьәләсе буенча гомуми күрсәтмәләр регионнарга җибәрмәүләрен хәбәр иттеләр.
Чыганак Бизнес-онлайн
Фото ачык чыганаклардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев