Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар тозагына ничек эләкмәскә?

Узган ел Россия халкы алдакчылар счетына үз куллары белән барлыгы 300 млрд сум акча күчергән.

Күпме кисәтсәләр, хәбәр итеп торсалар да мошенниклардан зыян күрүчеләр кимеми. Аларның һөҗүме турында хәбәрләр әледән-әле килеп тора. Яңалыклар укысаң да, кибеткә керсәң дә шуны сөйлиләр. Әле бүген генә авыл кибетендә сатучы апа: «Банк картасында акча тотмыйм, төймәләргә ялгыш басып, акчаны әллә кая җибәрергә куркам. Бу мошенникларга күчерүчеләргә фәлән миллион сум акча каян ала икән, бигрәк кызганам үзләрен», – дип сөйләп торды. Әлеге бәладән беркем дә хали түгел анысы, хәтта җырчы Айгөл Бариева да шуларның тозагына эләккән. Роскомнадзорның элеккеге башлыгы Александр Жаровның 20 яшьлек улы да аферистларга 65 млн сум күчергән. Санап китсәң, очраклар бик күп. Мошенникларның алымнары да үзгәреп, яңарып тора. 2024 елда Россия халкы алдакчылар счетына үз куллары белән барлыгы 300 млрд сум акча күчергән. 

Без соңгы айда иң полпуляр булган алдау алымнарын барладык. Барлык мисаллар да эчке эшләр идарәсе министрлыгы сводкасыннан алынды.  Әгәр мондый схемалар аша сезнең белән дә элемтәгә керсәләр, сак булыгыз!

«Акчагызны куркынычсыз счетка күчерергә кирәк»
Пенсионер 1,5 млн сумга якын акчасын ике көндә югалта. 73 яшьлек ир-ат үзенең җыйган акчасын җинаятьчеләрдән коткарам дип уйлап, шуларның ук тозагына каба. Аферистлар «акчаны куркынычсыз счетка күчерегез» дип смс хәбәр җибәрә.  Пенсионерга шул «киңәш» җитә кала, күрсәтелгән счетларга 1 млн 345 мең сум юллый. Гадәти схема буенча, җинаятьчеләр элемтәгә чыгудан туктый, шуннан соң гына ир-ат мошенниклар хәйләсенә эләгүен аңлый. 

«Эш өчен мобиль кушымта кирәк»
Ир-ат бушлай белдерүләр сайтында туры килгән вакансияләрне карый, берсенә җавап бирә, ә тиздән аның белән элемтәгә чыгалар. Язышу барышында 23 яшьлек Чаллы кешесенә эш өчен мобиль кушымта кирәк, диләр. Шәһәрдәшебез шикләнмичә аны телефонына урнаштыра – шул рәвешле мошенникларга  онлайн-банкка керү мөмкинлеге бирә. Нәтиҗәдә, аның счетыннан 120 мең сум тирәсе салдыралар.

«Бурычка биреп тор әле»
34 яшьлек хатын-кыз һәм 51 яшьлек ир-ат бер үк тозакка эләгә. Мессенджерда аларга танышлары исеменнән әҗәткә акча сорап, хәбәр килә. Хатын-кыз «дустына» – 50 мең сум, ә ир-ат 28 мең сум сала. Аферистлар белән эш итүен алар соңрак кына аңлыйлар.  

Мошенникларның алдау алымнары турында тулырак «Шәһри чаллы» – «Пятачок» газетасыннан укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев