Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баласы өчен көрәшүче Нигина Мирзаяновадан - хәбәр

Казанда узган психологик-психиатрия экспертиза нәтиҗәләре билгеле.

27 сентябрьдә Мирзаяновлар гаиләсе буенча суд утырышы булачак. Анда баланың яшәү урыны хәл ителәчәк. Бу хакта Нигина Мирзаянова үзе хәбәр итте. 

Исегезгә төшерәбез, 26 яшьлек әни кеше улы Әмир өчен көрәшә. Җәй башында ул ире Маратны баланы урлап качуда гаепләп чыкты. "Шәһри Чаллы" редакциясенә килеп проблемасы белән уртаклашты. "Элекке ирем баланы миннән яшереп тота", - дип сөйләде (моннан укы) 

Үз хокукларын яклау максатыннан Казанда бәйсез психологик-психиатрия экспертиза үткәртте. Ул хакта да безгә җентекләп сөйләде (монда язылган). Экспертиза нәтиҗәләрен ай чамасы көтәргә туры килде. Ниһаять, алар әзер. 

"Документны җентекләп өйрәнәм. Минем файдага сыман", - диде Нигина. 

Проблема ничек хәл ителер? Без күзәтеп барачакбыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев