Александр Попов грант алачак.
Киров шәһәрендә Идел буе федераль округы күләмендә узган «ФормАРТ» урам сәнгате фестиваленә нәтиҗә ясалды.
Анда абсолют җиңүче итеп Чаллы рәссамы Александр Попов табылды.
Ул иҗади проектларын тормышка ашыру өчен грант алачак.
Исегезгә төшерәбез, Александр Попов Чаллының Шамил Усманов урамындыга 44/17а йорты фасадына әби белән оныкны өчпочмак ясавын сурәтләгән мурал ясаган иде.
«Гаилә традицияләре» дип аталган эскиз 96 эш арасында иң яхшысы дип табылды.
Ул фестиваль проекты кысалырнда 27,5 мең тавыш җыйды.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Александр Поповны хезмәттәшлеккә чакырды.
автор фотолары
Нет комментариев