Пенсияләрнең кимүе көтелә
Россия Икътисади үсеш министлыгы Хөкүмәт макрофаразлауларыннан чыгып, пенсияләрнең кыскаруын көтә. Документтагы мәгълүматларның дөреслеген ике федераль түрә раслаган. 2018 елда пенсия 0,7 процентка, 2019-2020 елларда 0,6 процентка кыскарачак.
Бу хакта 11 сентябрьдә Бюджет проектировкалары буенча хөкүмәт комиссиясендә фикер алыштылар. Ул Хөкүмәт хуплаганнан соң басылып чыгарга тиеш.
Пенсияләрне киметүнең сәбәбе булып, эшләүче пенсионерларга пенсияләрен индексацияләүдән баш тарту тора. Россия статистика мәгълүматлары буенча эшләүче пенсионерлар саны 10 млн тирәсе.
2018 елда инфляция быелгыдан артык булырга тиеш, ә түләүләр узган ел инфляциясе буенча индексацияләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев