"Россия лидерлары" конкурсының финалисты Иннополис резиденты булды
«Бипиум» Иннополисның 10 яңа резидентының һәм партнерларының берсе, алар 550 эш урыны булдырачак.
«Иннополис» махсус икътисадый зонасы резиденты - «Россия лидерлары» конкурсы финалисты Виктор Никитин җитәкләгән компания булды. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар Департаменты сайтында хәбәр ителә.
Виктор Никитин җитәкләгән ҖЧҖ “Бипиум” компаниясе программистлар ярдәменнән башка корпоратив кушымталар әзерле. Компания биг-дата һәм электрон челтәрләр куллана.
«Бипиум» Иннополисның 10 яңа резидентының һәм партнерларының берсе, алар 550 эш урыны булдырачак.
Узган дүшәмбе, 24 августта, игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 30,8 млрд. булган әлеге компанияләрнең проектлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Совет утырышында расланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев