Россиядә «КАМАЗ» – йөк автомобильләре арасында беренче
«Автостат» аналитик агентлыгының 2017 нче елның август ае нәтиҗәләре күрсәткечләре буенча «КАМАЗ» ҖАҖ җитештергән йөк автомобиленең 4 моделе Россияның иң популяр йөк машиналары исемлегенә кертелгән. Август аенда бу машиналар иң күп сатып алынган йөк машиналарының берсе булып санала. Әлеге дүрт машина исмелеге: «КАМАЗ-5490» - 523 дәнә; «КАМАЗ-43118» -517дәнә; «КАМАЗ-6520» -...
«Автостат» аналитик агентлыгының 2017 нче елның август ае нәтиҗәләре күрсәткечләре буенча «КАМАЗ» ҖАҖ җитештергән йөк автомобиленең 4 моделе Россияның иң популяр йөк машиналары исемлегенә кертелгән. Август аенда бу машиналар иң күп сатып алынган йөк машиналарының берсе булып санала. Әлеге дүрт машина исмелеге:
«КАМАЗ-5490» - 523 дәнә;
«КАМАЗ-43118» -517дәнә;
«КАМАЗ-6520» - 471 дәнә;
«КАМАЗ-65115» - 431дәнә йөк автомобиле сатылган.
Агымдагы елның август аенда Россиядә җитештерелүче йөк машиналарының күләме 7,8 мең берәмлек тәшкил итә. Ул узган ел белән чагыштырганда шушы вакыт өчен 65,3% артыграк . Сигез ай эчендә Россия базарында яңа йөк машиналарының 46 мең данәсе сатуга чыгарылган. Шушы вакыттагы узган елгы күрсәткечләргә караганда - 47% ка күбрәк.
Россияда 2017нче елның август аенда 2 600 «КАМАЗ» автомобиле сатылган.
Барлыгык нәтиҗәләр буенча, 2017 нче елда сигез ай эчендә россия базарында яңа йөк автомобильләрен сату арткан . Ул - 46 мең данәгә җиткән. Бу шул ук чор белән чагыштырганда, узган елдан - 49,5% ка югарырак. Бу хакта «КАМАЗ» ҖАҖ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге күрсәткечләр Яр Чаллы шәһәрендә җитештерелүче йөк машинасының россия базарында башка компаниләр арасыннан алдынгылар рәтендә булуына тагын бер дәлил.
Икенче урын GAZ автомобиле - 691 һәм өченче урында алман илендә эшләнгән MAN автомобиле - 610 дәнәне тәшкил итә.
Әлеге бишлекне алман илендә җитештерелүче Mercedes-Benz автомобиле - 561 данә белән тәмамлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев