Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Салымны вакытында түләмәсәң, картадан тотып калачаклар

1нче ноябрьдән яңа закон гамәлгә керә.

Закон таләпләре буенча, салым буенча бурычлары булган физик затлар белән судлашып тормаячаклар. Салым инспекциясе тиешле сумманы автомат рәвештә банк картасыннан тотып калачак. Әгәр картада җитәрлек сумма булмаса, бу эшкә суд приставлары да кушылачак.

Бүгенге көндә Чаллыда 50 мең кешенең салым буенча бурычы бар.

1нче июльгә Чаллыдан 42 миллиард сум салым җыелган. Шуның 4,3 млрды шәһәр бюджында калачак. Кече һәм урта бизнестан кергән салым күләме яңа эш урыннары һәм хезмәт хакы үсү хисабына арткан дип ассызыкладылар эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. Салым инспекциясе аңлатуынча, бурычлылар белән онлайн мониторинг һәм аналитик чаралар кулланып эшлиләр.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев физик затларны, эшмәкәрләрне салымнарны вакытында түләргә чакырды:

“Әлеге акчалар ярты миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрне карар өчен кирәк. Өстәвенә, тиздән җылылык бирү сезоны башлана, кышын да шәһәрне тәртиптә тотарга кирәк. Бу акчалар артында мәктәпләрне, балалар бакчаларын карау, юллар төзекләндерү һәм башка эшләр тора.”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев