Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьләр сап такталарда ярышты

Чаллы пляжында эшче яшьләр арасында беренче тапкыр сапбордларда ярышлар узды.

Чарада шәһәр предприятиеләре һәм оешма-учреждениеләреннән 21 команда чыгыш ясады.  

– Мондый ярышларны беренче тапкыр гына оештырдык. Замана үзгәрә бит, яшәешебез бер төрле генә тормый, без дә үсәбез һәм яңадан-яңа идеяләр белән «янып» йөрибез. Хәзер сап такталар бик актив рәвештә популярлык ала. Шунлыктан бу проектны да тормышка ашырырга вакыт килеп җиткән дип уйладык. Катнашучылар күтәренке рухта иде, һава торышы да әйбәт булды, – дип сөйләде Чаллы предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүче яшьләр советы җитәкчесенең беренче урынбасары Рамил Гыйльфанов.

Нәтиҗәдә, беренче урынны «КАМАЗ»ның Кое заводы яшьләре яулады. Икенче баскычта – «КИП “Мастер” җәмгыяте, өченчедә  «КАМАЗ»ның Автомобильләр заводында эшләүче яшьләре калды.

Сүз уңаенда, Чаллы предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүче яшьләр советы җитәкчесенең беренче урынбасары Рамил Гыйльфанов белән тулы әңгәмәне моннан укый аласыз.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев