Сарман районында карантин: котыру авыруы ачыкланган
Соңгы авыру хайванны юк иткәннән соң 60 көн узгач кына карантин режимы алыначак.
Сарман районында котыру чире ачыкланган. Шул сәбәпле карантин игълан ителде. Тиешле карарга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имза куйды. Котыру очрагы Зур Нөркәй авылында урнашкан шәхси хуҗалык территориясендә ачыкланган. Аннан 2 чакрым радиустагы территория куркыныч булып санала.
Чикләүләр гамәлдә булган вакытта әлеге территориягә терлек караучыларга, ветеринарларга, авыруга каршы көрәшүчеләргә һәм шул җирлектә яшәүче халыкка (шул исәптән – вакытлыча килүчеләргә) гына барырга мөмкин.
Карантин режимы котыру чире ачыкланган хайванны чалып, соңгы авыру хайванны юк иткәннән соң 60 көн узгач кына алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев