2027 елның җитештерү календаре расланды
2027 елда россиялеләрне 118 ял көне көтә. РФ Хөкүмәте киләсе елга бәйрәм һәм ял көннәрен күчерү турындагы карарны раслады. Иң озын ял Яңа ел бәйрәмнәрендә булачак. Россия халкы 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 январына кадәр 11 көн ял итәчәк.
2027 елда Ватанны саклаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне һәм Россия көне уңаеннан өчәр көн ял биреләчәк.
Февральдә ял көннәре 21–23 февральгә туры килә. 6–8 мартта Халыкара хатын-кызлар көненә өч көн ял булачак. Май бәйрәмнәрендә ял ике өлешкә бүленә: 1–3 май һәм 8–10 май. Шулай итеп, россиялеләрне май аенда барлыгы алты ял көне көтә.
Россия көнендә гражданнар 12–14 июньдә ял итәчәк. Иң озын ялларның тагын берсе Халыклар бердәмлеге көнендә булачак. Россиялеләр 4–7 ноябрьдә — дүрт көн рәттән ял итәчәк. Бәйрәмнәр алдыннан дүрт көн эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла: 20 февраль, 30 апрель, 11 июнь һәм 3 ноябрь.
Ял көннәрен күчерү нәтиҗәсендә россиялеләргә ел дәвамында бәйрәмнәрне озын ялларга тоташтырып ял итү мөмкинлеге артачак.
Нет комментариев