Декабрьдә ике пенсия алачаклар
Яңалыклар тасмасы

Декабрьдә ике пенсия алачаклар

Бу кемнәргә кагыла?

Россиядә пенсияләрен ай башында алучы пенсионерлар декабрь аенда ике ай өчен акча алачак. Бу – декабрь һәм январь өчен берьюлы ике пенсия түләве булачак.РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин әйтүенчә, декабрьдә айның беренче 10 көнендә иминият пенсияләрен алучы пенсионерлар ике түләү алачак.

Ай башында – декабрь өчен иминият пенсиясе, ай ахырында январь ае өчен. 
Бу яңа ел каникуллары белән бәйле. Алар 11 көн: 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 январына кадәр дәвам итәчәк. 
 


акча пенсия

Нет комментариев