Программада туристик каршылыклар полосасы һәм спорт ориентлашуы кертелгән иде.
«КАМАЗ» профсоюз комитеты командасы Россия машина төзүчеләренең II Туристик слётында җиңү яулады. Ярышлар Чиләбе өлкәсе Миасс шәһәрендәге Тургояк күле буенда урнашкан Ф. Горелов исемендәге ял итү үзәгендә узды. Төп кубок өчен «Урал», «ЧКПЗ», «ЧТЗ-УРАЛТРАК», «Уралавтоприцеп» һәм «АвтоВАЗ» профсоюз оешмалары җыелма командалары көрәште. Барсы 80 кеше катнашты.
Программага туристик каршылыклар полосасы һәм спорт ориентлашуы кертелгән иде. Бу дисциплиналар буенча команда зачетында «КАМАЗ» беренче урынны алды. Хатын-кызлар арасында ориентлашу буенча шәхси зачетта иң яхшысы Лилия Ненашева булды (6 минут 50 секунд). Икенче һәм өченче урыннарны да автогигант вәкилләре – Анастасия Беляева (7:42) һәм Ирина Булаева (8:22) яулады. Ир-атлар арасында икенче булып финишка «КАМАЗ» эшчесе Роман Пайкиев (6:20) килде.
Слёт нәтиҗәләре буенча төп кубок, «КАМАЗ» командасы белән бергә Чаллыга кайтты. Һәр катнашучы алтын медаль һәм истәлекле бүләк – турслёт логотибы төшерелгән мерч алды.
Фото автогигантның матбугат хезмәтенән алынды
Нет комментариев