Яңалыклар тасмасы

Тәмәке һәм вейплар сату чикләнә

1 октябрьдән мәгариф оешмалары янында тәмәке һәм вейплар сату тыелган зона чикләре билгеләнәчәк.

Әлеге зоналар иҗтимагый фикер алышуларны исәпкә алып билгеләнә. Моннан тыш, табак һәм никотинлы продукцияне азлап һәм күпләп сатуга лицензия кертелә. Ягъни, мондый товар сату өчен сатып алучыга махсус лицензия алырга туры киләчәк. Белем бирү оешмаларына кагылышлы тагын бер үзгәреш – мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен сатып алуларны гадиләштерү.

Әгәр элек белем бирү оешмалары дәүләт сатып алулары махсус электрон мәйданчыкларында гына сатып ала алса, хәзер исә зур булмаган сатып алулар өчен алар маркетплейслардан файдалана ала. Монда сүз нәкъ менә зур булмаган сатып алулар турында бара, мәсәлән, канцелярия товарлары яки спорт инвентаре алырга мөмкин. Моннан тыш, элекке кагыйдәләр дә гамәлдә кала, һәм белем бирү оешмалары гадәти ысуллар белән эшләүне дәвам итә ала.
 


тәмәке вайплар

Нет комментариев