Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Татарча диктант» кайчан язабыз?

Быел аны Россиянең 41 төбәгендә һәм 22 чит илдә язарлар дип көтелә.

Быел «Татарча диктант» 13, 14, 15 октябрьдә узачак. Акциянең максаты – татар телен белү дәрәҗәсен арттыру. Диктантны язуда теләгән һәркем катнаша ала. Аның нәтиҗәләре рәсми сайтта бер айдан да соңга калмыйча билгеле булачак. 
 
Быел татарча диктантны Татарстаннан тыш, Россиянең 41 төбәгендә һәм 22 чит илдә язарлар дип көтелә. Бу хакта оештыручылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, Яшьләр эшләре буенча министрлык, Казан федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты - тараткан хәбәрдә әйтелә. 
 
Оештыручылар мәгълүматлары буенча, катнашучылар саны узган елдагыга караганда кимегән. 2022нче елда Россиянең 74 төбәгеннән һәм 31 чит илдән 1 млн 107 мең кеше катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев