Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда быел урманнарга ял итәргә килгән гражданнар өчен 225 урын төзекләндерелгән

Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин хәбәр итте.

«Урманда гражданнар ял итә торган зоналарны тәртипкә китерү урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексына керә. Мондый мәйданчыкларның булуы рәсми булмаган ял итү урыннары барлыкка килү һәм янгын чыгу ихтималын сизелерлек киметергә ярдәм итә», - дип белдерде Әнәс Сөнгатуллин.

«Параллель рәвештә халык арасында агитация-аңлату эшләре дә алып барыла. Шулар арасында янгынга каршы тематикага багышланган баннерлар, аншлаглар һәм мәгълүмати такталар урнаштыруны, басма материаллар – листовкалар һәм буклетлар таратуны, шулай ук агарту акцияләрен оештыруны әйтеп үтәргә мөмкин», – дип өстәде ул.

Урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданының кимүе «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының (ул «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына керә) максатчан күрсәткечләреннән берсе булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илкүләм проектлар