Татарстанга  җылы көннәр килә
Яңалыклар тасмасы

Татарстанга җылы көннәр килә

Явым-төшем ихтималы кими.

Салкын көннәрдән соң Татарстанга кабат җылы көннәр килә. Урта Идел буенда атна башында  яңгырлар булырга мөмкин. Һава температурасы +8дән +13 градус тәшкил итә. Чәршәмбедән явым-төшемнәр ихтималы минимумга кими, һәм термометр баганалары +13тән атна ахырына кадәр +18 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итте «Фобос» үзәге.
Атна  башында Үзәк Россияне җылы фронтның болытлы поясы каплаячак, бераз яңгырлар явачак, ә көндез термометр баганалары +11дән +16 градуска кадәр күтәреләчәк. Аннары  көннәр +16дан +21 градуска кадәр җылыначак.
 


һава торышы кискен бозыла

Нет комментариев