Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Укытучылар төнге икедә кайткан

54нче гимназия укытучыларына зур бүләк ясаганнар.

54нче гимназия укытучылары Казанга экскурсиягә барды. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, элекке укучылары, хәзер инде Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директорының беренче урынбасары Илфир Якупов үзенчәлекле бүләк ясаган.

«Илфир Илшатович безне ел да шулай зурлый. Бер елны Шәрык клубына экскурсия оештырды. Икенче елны иске Камал театры бинасының түбәсеннән Казанны күрсәтте. Сәхнә артына кергән, артистлар белән дә танышкан чаклар булды. Илфир Илшатович һәрвакыт шулай нәрсәдер уйлап чыгара. Рәхмәт аңа. Быел без Камал театрының яңа бинасы белән таныштык. Экскурсияне Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша үткәрде. Иренмичә, барысын җентекләп сөйләп, аңлатып күрсәтеп йөрде. Театрның тарихы шулхәтле кызык икән! Аннан соң спектакль карадык», – ди 54нче гимназия директоры урынбасары Фәнисә Сәлахиева. 

«Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» дигән спектакль куйганнар. Тамаша ТР халык артистының авыр балачагы, тормыш юлы, сәхнәгә беренче адымнары турында. Яшь  укытучылар да битараф калмаган. 

«Әле һаман да ул кичерешләрдән чыга алмыйбыз. Мин үзем ул спектакльне икенче тапкыр карыйм. Һаман җитми сыман. Тагын барып карарга риза. Чаллыдан экскурсиягә барлыгы 28 укытучы бардык. Юлга дәресләрдән соң гына кузгалдык. Өйләребезгә төнге 2дә генә кайтып кердек. Шуңа да карамастан, арыганлык сизелмәде. Икенче көнне сигезенче яртыда бөтенебез дә яхшы кәеф белән мәктәптә эштә идек»,  –  ди Фәнисә Сәлахиева. 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф Г.Камал театры