Төзелеп бетмәгән йортта наркотиклар җитештергәннәр
Яңалыклар тасмасы

Төзелеп бетмәгән йортта наркотиклар җитештергәннәр

Суд карар чыгарды

Суд материаллары буенча, берничә кеше берләшеп, законсыз рәвештә, төзелеп бетмәгән йортта наркотик матдә җитештергәннәр. Әлеге матдәне алар Татарстан буенча таратып кәсеп итмәкче булган. Эзләү барышында полиция лаборатория итеп җайлаштырылган бинада 4178,7 грамм матдә таба. Аның составында наркотик җитештерү өчен кирәкле  химик катнашмалар була. Суд бу эштә катнашучыларны 20 нче октябрь гә кадәр сак астына алырга дигән карар чыгарды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев