Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Тынгысыз фатир

80нче елларда булган бу хәл.

Бер хатын сөйләгәнне язам:
«Йортның бишенче катында бер ир ат үлде. Сасы ис килә башлагач кына участок инспекторын чакырттык. 5 көн элек үлгән булып чыккан. Аның бер туганы гына бар иде. Аның да телефон номерын белүче кешеләр булмады. Терәлеп торган күршесе исемен генә белгән. Бер килгәч: «Чит илгә китәм, хат җибәрермен, телефон номерымны язармын», – дигән.
Йортта яшәүчеләр белән акча җыеп күмдек күршебезне. Менә шуннан соң сәер хәлләр башланды. Фатирдан берөзлексез ниндидер тавышлар ишетелде. Баштарак: «Бәлки, туганнары кайткандыр», –  диештек. Ишегенә шакыдык, тик ачучы булмады.

Шуннан җыелышып милиция чакырттык. Ишекне ачып кердек. Ә анда тынлык. Бер кеше дә юк. Аннан соң фатирны бикләп таралыштык.
2-3 көн тыныч булды. Берчак төнлә радио тавышы ишетелә башлады. Янә барлык күршеләр җыелып чыктык. Тагын хокук сакчыларын чакырттык. Ачып кердек. Ә анда тынлык, хәтта радио да юк. Күршеләр белән бу хәлгә тәмам аптырадык. 

Икенче көнне каты итеп басып йөргән аяк тавышы ишеттек. Инде барыбызның да нервылар какшады. Бу бит кеше ышанмаслык хәл. Курка башладык. 
Бер төнне ишеккә шалтыраттылар. Карыйбыз, бер кеше дә юк. Күршеләрдә дә шул ук хәл. Аннан соң каты итеп батарейга кага башладылар. Без кабат милиция чакырттык. Килделәр, фатирны ачып керделәр, батарейларны карый башладылар. Менә шунда батарей арасына төшкән конверт килеп чыкты. Теге туганы хат язган булган. Конверт эчендә акчасы да бар иде. Номер телефоны да язылган. Шалтыратып туганының үлгәнен әйттек. Кайттылар. Туганын күмгәндә киткән чыгымнарны да капладылар. Без инде сөйләшеп, ул акчаны гыйбадәтханәгә илтеп бирдек. Фатирында аш үткәрдек. Шуннан соң гына бетте бу сәер хәлләр». 

«Булмас димә, дөнья бу!» телеграм-каналыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев