Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге укытучыларга иминият пенсиясен пенсия яшенә җиткәч түгел, ә махсус стаж туплаганнан соң билгели.
Моның өчен педагогик вазыйфаларда ким дигәндә 25 ел стаж һәм 30 пенсия коэффициенты тупларга кирәк. Педагоглар өчен иминият пенсиясен билгеләүнең махсус тәртибе гамәлдә. Төп шарт булып Һөнәри эшчәнлекнең дәвамлылыгы тора, әмма кирәкле махсус стаж һәм пенсия билгеләү арасында биш еллык чор каралган. Шулай итеп, 2026 елга кирәкле стаж эшләп туплаган педагог 2031 елда пенсия алу хокукына ия. Бу чорда педагог булып эшләү яки хезмәт эшчәнлеген дәвам итү мәҗбүри түгел: кайда һәм кем булып эшләү пенсия билгеләү хокукына түгел,бары булачак пенсия күләменә генә тәэсир итә.
Шул ук вакытта, кирәкле 25 ел педагогик стаж эшләгәннән соң, хезмәткәр пенсионер алды статусын ала. Бу аңа элеге категория гражданнары өчен каралган гарантияләрдән файдалану хокукын бирә.
«Педагогларга үзләренең шәхси счетларында чагылыш тапкан мәгълүматны вакыт-вакыт тикшереп торырга кирәк. Болай эшләү исәпкә алынган стаж дәвамлылыгын һәм формалашкан пенсия коэффициентлары санын күзәтеп барырга һәм аерым очракларда пенсияне рәсмиләштерү вакыты җиткәнче мәгълүматларга төзәтү кертергә мөмкинлек бирә», – диде Татарстан Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Нет комментариев