Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Х.Туфан проспектында чәчәкләр фестивале

“Акварель - 2025” Республика һәм Шәһәр көннәре уңаеннан оештырыла

Иртәнге 10 нан бирле Мәйданга халык агыла. Биредә чәчәкләрдән төрле композицияләр тәкъдим ителгән, ял итү урыннары оештырылган, эшмәкәрләр гөлләр, үсентеләр, агач-куаклар белән сату итә. Килгән кеше матурлык белән хозурланып, бакчасына утыртырга үсентеләр алып китә.

Чәчәкләр фестивалендә ел саен төрле оешмалар чәчәкләрдән композицияләр, фигуралар ясый. Алар арасында ял итү эскәмияләре, фото-зоналар, китап, күбәләк, тукталыш формасындагылары бар иде.

Лилия Галиева “Горкомунхоз” оешмасының директор урынбасары

Быел без “Бәхет тукталышы” һәм трамвай ясарга булдык. Тукталышта табло, селфи өчен көзге, трамвайда да, тукталышта да тутый кош образы бар. Тутый кош үзенең койрыгында бары тик яхшы хәбәрләр алып килә, хыялларны чынга ашыра. Бу төп идея. Композицияне оешмада эшләүчеләр белән бергә җыелып ясадык, болыннан башаклар, тигәнәк җыйдык, 2 көн дә 3 төндә эшләп бетердек. Оешма территориясендә үскән балан, алма ботакларын да кулландык, бөтен рәсемнәрне үзебез ясадык. Үзебезнең хезмәткәрләр мәйданга алып килеп саклап тордылар, җыйдылар. Кеше чакыртып ясатканга караганда, болай эшләү “тәмлерәк”.

Марина Путилова “Челныстройремонт” оешмасының әйдәп баручы инженеры

Безнең композиция “Очрашу урыны” дип атала. Бу очрашулар, аралашу урыны. Бик күп чәчәкләр кулландык, гортензияләр, петунияләр белән бизәдек. Самовар белән чәйләр әзерләдек, поддоннардан өстәлләр ясадык, мендәр тышларын шифоннан тектек, сукмакка 1 тонна мәрмәр вагы алып килдек. Бу эшләргә 2 атналап вакыт үтте.

Регина Яхина “Уютный двор” ҖЧҖ директор урынбасары

Бер көн эчендә тукымадан макет ясадылар баштан, шул макет белән эретеп-ябыштырып күбәләкнең каркасын ясадылар, аңа фатиннан күлмәк тектек. Күбәләк якты, җиңел булсын дип тырыштык, шуңа шундый төсләр сайладык. Колективка рәхмәт, көн-төн эшләдек, кичә кич алып килдек. Күмәк көч ярдәм итте. Күбәләк ул тормышта алга бару дигәнне аңлата. Күбәләк курыкмыйча утка оча, кеше дә бернәрсәдән курыкмыйча, үзенең теләкләрен бернигә дә карамыйча чынга ашырсын, алга барсын иде.

Нурия Шәйхлисламова

Ел саен киләм бу бәйрәмгә, Чаллыда яшим бит. Шундый ошый миңа, быел аеруча матур. Бакчам бар, моннан күпме үсемлек ташыдым инде. Шәһәрдәшләремне бәйрәмнәр белән котлыйм, сихәтлек-сәламәтлек насыйп булсын, дөньялар тыныч булсын!

Мрат Ибатуллин

Без Актаныштан килдек, өченче ел киләбез инде ял итәргә чәчәкләр көненә. Әйбәт оештырганнар, көне дә матур. Бәйрәм белән котлыйм Татарстан халкын!

Мөнәвир һәм Гөлзирә Камаловлар

Без ел саен киләбез Актаныштан Иске Айманнан. Ис китмәле монда, оештыручыларга рәхмәт. Ел да чәчәк алабыз моннан, ишегалдында гөлбакча булды инде

17.00. сәгатьтә Мәйданда концерт программасы башлана. 21:00 сәгатьтә бәйрәм салюты яңгыраячак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев